Чаллыда кактуслар күргәзмәсе ачыла
Чаллының Экология һәм табигатьне саклау музеенда "Кактуслар һәм алай гына түгел... Минем Американы ачуым!" (0+) дип аталган күргәзмә ачыла. Ул 26 марттан 10 апрельгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ит...
Чаллының Экология һәм табигатьне саклау музеенда "Кактуслар һәм алай гына түгел... Минем Американы ачуым!" (0+) дип аталган күргәзмә ачыла. Ул 26 марттан 10 апрельгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә "Челнинские известия" басмасы.
![7c4e7e46f0ca1398754f53f00290a660](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2018/03/7c4e7e46f0ca1398754f53f00290a660-e1522048527593.jpg)
Анда Чаллының табиб-анестезиологы Виктор Мошенскийның уникаль кактуслар җыелмасы тәкъдим ителә.
Күргәзмәгә килүчеләргә кактусларның сирәк төрләрен үз күзләре белән күрергә мөмкин булачак. Шулай ук Виктор Мошенский Латин Америкасы чүлләрендә сәяхәт иткәндә үзе белән булган кызыклы вакыйгалары белән дә уртаклашачак.
Комментарийлар