Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда коронавирус белән авырган 170 кеше тернәкләнү уза

Чаллыда Covid-19 авыруы белән чирләгән 170 кеше реабилитация уза. Бу хакта журналистларга шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.Covid-19 белән авырган кешеләрнең сәл...

Чаллыда Covid-19 авыруы белән чирләгән 170 кеше реабилитация уза. Бу хакта журналистларга шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.74tdh68go0g1
Covid-19 белән авырган кешеләрнең сәламәтлеген торгызу белән 7нче сырхауханә һәм сугыш ветераннары өчен госпиталь белгечләре көндезге стационар шартларында шөгыльләнә. Беренче чиратта чаллылыларга биредә сулыш тренажерлары ярдәмендә дәвалау күнегүләре тәкъдим ителә.
Пациентлар шулай ук кул-аяк мускулларын ныгыту өчен дәвалау физкультурасы буенча индивидуаль дәресләргә йөри. Моннан тыш, экс-авырулар белән физиотерапевтик процедуралар үткәрелә, аларның күкрәк читлегенә массаж ясала.
Бүген Чаллыда 618 кеше коронавирус инфекциясеннән терелде.
 
Фото: социаль челтәрләр

https://tatar-inform.tatar/news/health/20-08-2020/challyda-koronavirus-bel-n-avyrgan-170-keshe-tern-kl-n-uza-5765043

Комментарийлар