Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Җиңү көненә багышланган күргәзмә эшли

8 май көнне Чаллының Габдулла Тукай исемендәге яр буенда Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан «Ул бөек елларга баш иябез» дип исемләнгән күргәзмә зонасы ачылды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Анда сугы...

8 май көнне Чаллының Габдулла Тукай исемендәге яр буенда Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан «Ул бөек елларга баш иябез» дип исемләнгән күргәзмә зонасы ачылды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Анда сугыш чоры фотосурәтләре, фронттан язылган хатларның һәм шул елларда басылып чыккан матбугат чараларының үрнәкләре тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә Чаллыда «Үлемсез полк» акциясе, Җиңү парадлары үткәрү, монумент һәм мемориаль комплекслар ачылуга багышланган экспозицияләр аерым урын алып тора.

Комментарийлар