Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Җилкәнле спорт буенча Татарстанның ачык чемпионаты була

2 июльдән 5 июльгә кадәр Яр Чаллы («Навигатор» яхт-клубы) Җилкәнле спорт буенча ачык чемпионат һәм Татарстан беренчелеге кабул итәчәк. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте...

2 июльдән 5 июльгә кадәр Яр Чаллы («Навигатор» яхт-клубы) Җилкәнле спорт буенча ачык чемпионат һәм Татарстан беренчелеге кабул итәчәк. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
parusnik
Ярышларда Россиянең 7 шәһәреннән (Казан, Яр Чаллы, Тольятти, Яшел Үзән, Алабуга, Воткинск, Түбән Новгород) 13 командадан сиксәнгә якын спортчы катнашачак.
Чемпионат кысаларында «420», «Лазер-радиал», «Лазер»классларында 5 комплект медаль уйнатылачак.
Беренчелек кысаларында «Зум 8», «Лазер 4.7», «Луч-радиал», «Луч-мини», «Луч», «кадетлар», «Оптимист»классларында 13 комплект медаль уйнатылачак.
Ярышлар һава шартларына бәйле рәвештә 12: 00 сәгатьтә башлана.
Ачылу тантанасы 2 июль көнне 13: 00 сәгатьтә булачак.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189096/

Комментарийлар