Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда исерек хәлдәге машина йөртүче күпергә һәм тагын берничә автомобильгә бәрелгән

Чаллыда «Шевроле» машинасының исерек хәлдәге йөртүчесе башта – күпергә, аннары тагын берничә автомобильгә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...

Чаллыда «Шевроле» машинасының исерек хәлдәге йөртүчесе башта – күпергә, аннары тагын берничә автомобильгә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.
0384 Фото: ГУ МЧС России по РТ
Авария узган шимбәдә М7 трассасының 1048нче чакрымында – Сарман тракты борылышы каршында булган.
Чит ил машинасының двигателе чыгып төшкән. Шулай ук 14нче модель «Лада» һәм «Грейт вол» автомобильләренә дә зыян килгән.
55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре «Шевроле»дан шоферны чыгарып, табибларга тапшырган. Төрле җәрәхәтләр алган ир-атны хастаханәгә озатканнар.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар