Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда ир-ат һәм хатын-кыз биеклектән егылып төшеп һәлак булганнар

Фаҗигаләр кичә кич килеп чыккан.Кичә кичке сигездә 7 нче мәхәлләнең бер йортында тәрәзәдән ир-ат егылып төшкән. Шаһитлар ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Баш мие яралары алган, борын һәм казна сөяклә...

Фаҗигаләр кичә кич килеп чыккан.
Кичә кичке сигездә 7 нче мәхәлләнең бер йортында тәрәзәдән ир-ат егылып төшкән. Шаһитлар ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Баш мие яралары алган, борын һәм казна сөякләре сынган ир-атны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр. Әмма табиблар тырышлыгына карамастан, 29 яшьлек чаллылы төнлә үлгән.
Шулай ук кичә ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, 30 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Кичен ул 32 нче мәхәлләдәге йортның 17 нче катыннан егылган.
 
Чыганак: http://chelny-izvest.ru/

Комментарийлар