Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда ипподром базасында шугалак эшли башлады

Чаллыда шәһәр ипподромында шугалакта беренче килүчеләрне кабул иттеләр.Ипподромдагы боз аренасын беренче тапкыр узган кыш гомумшәһәр шугалагы сыйфатында кулландылар. Боз «Салават кубогы» автоузышлары...


Чаллыда шәһәр ипподромында шугалакта беренче килүчеләрне кабул иттеләр.



Ипподромдагы боз аренасын беренче тапкыр узган кыш гомумшәһәр шугалагы сыйфатында кулландылар. Боз «Салават кубогы» автоузышлары өчен әзерләнгән иде, аннан соң аны актив ял итү өчен куллану идеясе туды. Шулай итеп, Чаллыда илдә иң зур шугалак барлыкка килде – мәйданы 28 мең квадрат метр.


Төзүчеләр биредә ноябрьдән эш башлады. Биредә чишенү-киенү бүлмәләре һәм бәдрәфләр барлыкка килде, тимераякларны прокатка алу пункты эшли башлады. Спорт объекты әлегә тест режимында эшли.

 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар