Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда иң яхшы тәрбиячеләр бүләкләнде

Чаллыда "Ел тәрбиячесе – 2016" бәйгесенә йомгак ясадылар. Әлеге бәйгедә шәһәрнең 119 балалар бакчасында эшләүче 145 тәрбияче катнашкан.Тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын төрле яклап тикшергәннән соң,...




Чаллыда "Ел тәрбиячесе – 2016" бәйгесенә йомгак ясадылар. Әлеге бәйгедә шәһәрнең 119 балалар бакчасында эшләүче 145 тәрбияче катнашкан.






56cfe1aee29df






Тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын төрле яклап тикшергәннән соң, беренче урынга Чаллының 51 нче "Торнакай" балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Белоглазова лаек дип табылган. Икенчедә – 94 нче "Лилия" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Альбина Төхвәтуллина, өченчедә – 34 нче "Алтын балык" балалар бакчасы тәрбиячесе Эльяна Алхасова.


Җиңүчеләргә 50 мең, 45 мең һәм 40 мең сум күләмендә премия тапшырылган. Аерым номинация җиңүчеләренә 15 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.






Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар