Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатларын котлау тантанасы үтте

Бүген Чаллы шәһәренең 39 нчы мәктәбендә Татарстан Язучылар берлеге һәм Татмедиа АҖнең «Шәһри Чаллы» филиалы «Мәйдан» журналы редакциясе гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр...

Бүген Чаллы шәһәренең 39 нчы мәктәбендә Татарстан Язучылар берлеге һәм Татмедиа АҖнең «Шәһри Чаллы» филиалы «Мәйдан» журналы редакциясе гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы үтте. 
Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына һәм шулай ук, «Мәйдан» журналын яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыру буенча булышлык күрсәткән һәм милли матбугатка ярдәм иткән эшмәкәргә тапшырыла.
Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, иҗатын пропагандалау максатыннан Илдар Юзеев премиясе 2005 елда булдырылды. Беренче премия лауреатлары – шагыйрь Марат Кәбиров һәм филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина булганнар иде.

Чаллы шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Ринат улы Зиннәтуллин кичәгә килгән тамашачыларны сәламләделәр.


Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасарлары Факил Сафин һәм Рифат Җамал чыгыш ясап, Илдар Юзеевнең истәлеген саклауның мөһимлеген ассызыкладылар.


Бүген тапшырылган Татарстан Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәйдан» журналы премиясе лауреатлары:


— "Мәйдан" журналында 2022 нче елда дөнья күргән шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен язучы, шагыйрь ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА;


— "Мәйдан" журналын яшәтүгә, абруен күтәрүгә һәм милли рухиятебезне үстерүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнелеге өчен язучы РӘШИТ БӘШӘР;


— "Мәйдан" журналында 2022 елда басылып чыккан чәчмә әсәрләре һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ;


— "Мәйдан" журналына озак еллар дәвамында ярдәм күрсәтүе өчен Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры ФӘРИД БӘШӘРОВПремия дипломын тапшырганда Татмедиа АҖ медиа директоры Алсу Исмәгыйлева матбугатка эшмәкәрләр ярдәме бик тә кирәкле икәнлеген искәртте.


«Мәйдан» журналы редакциясе ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге белән берлектә татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, язучыларны иҗатка кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр язучы яңа авторларны барлау максатыннан «Бу заман шундый заман ул…» дигән әдәби конкурс игълан иткән иде.


Конкурста Татарстанның һәм Башкортстаннан төрле төбәкләреннән барлыгы 24 хикәя, 13 повесть килде. Кичәдә җиңүчеләрне дә тәбрикләделәр.


«Повесть» номинациясендә


3 урын — "Кара плащ" әсәре өчен Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Айзирә Имамовага;


2 урын —  Башкортстаннан "Чоңгылның чите юк" әсәре өчен Закир Әкбәровка;


1 урын — "Чәчәк" повесте өчен Казаннан Рәмис Латыйповка бирелде.


ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, танылган язучы, ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин җиңүчеләрне котлады.


"Хикәя" номинациясендә


3 урын — "Бөтенләйгә кайту" әсәре өчен Әтнәдә яшәп иҗат итүче язучы Гөлүсә Батталовага;


2 урын — "Мин берүзем түгел" хикәясе өчен Башкортстаннан Фатыйма Гыйльметдиновага;


1 урын — "Шагыйрьнең дөньялыкка сәяхәте" әсәре өчен Әгерҗедә яшәп иҗат итүче язучы Наилә Харисовага бирелде.


"Мәйдан" журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова җиңүчеләрне котлап, дипломнар тапшырды.


Чаллы шагыйрьләре Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова Илдар Юзеев шигырьләрен укыдылар.


Тантана "Болгар" бию театры, "Сәйлән" бию ансамбле һәм "Эврика" мәдәният үзәге артистлары чыгышы белән үрелеп барды.


Җырчы Инзилә Сәлимова "Фәүзия җыры"н башкарды. Җыр Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров баян аккомпанементы астында яңгырады.


Шулай ук чарага Казаннан мәртәбәле язучылар килгәннәр иде. Алар да сәхнә түренә чыгып, лауреатларга котлау сүзләре әйттеләр.


Кичәдә Чаллы төбәге районнарыннан әдәби берләшмә җитәкчеләре, актив каләм ияләре, Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.


Сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина.


Комментарийлар