Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Игезәкләр парады узды

13 майда Җиңү паркында «Икеләтә бәхет – 2018» игезәкләр парады узды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Чара бәйрәм концерты белән ачылды, программа бәйгеләр, артистларның чыгышы белән үрелеп бар...

13 майда Җиңү паркында «Икеләтә бәхет – 2018» игезәкләр парады узды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
5afa91f59ae83
Чара бәйрәм концерты белән ачылды, программа бәйгеләр, артистларның чыгышы белән үрелеп барды. ЗАГС хезмәткәрләре яңа туган сабыйларга исем кушу тантанасы уздырды. Чаллының иң өлкән игезәкләренә 54 яшь, иң нәниләренә нибары бер ай гына.
Чарада 108 пар игезәк катнашты, бу өч ел рәттән үткәрелеп килүче бәйрәм өчен рекордлы сан булды. Теркәлгән барлык катнашучыларга сертификатлар һәм шарлар бирелде. Бәйрәм чарасы игезәкләр парады белән тәмамланды.

Комментарийлар