Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда игезәкләр җыелачак

13 май көнне Чаллының Җиңү паркында игезәкләр парады узачак.Шәһәребездә традициягә кереп баручы әлеге чарада узган елны 95 пар катнашкан иде. Оештыручылар анда иң яшь һәм иң өлкән парны, бер-берсенә и...

13 май көнне Чаллының Җиңү паркында игезәкләр парады узачак.
Шәһәребездә традициягә кереп баручы әлеге чарада узган елны 95 пар катнашкан иде. Оештыручылар анда иң яшь һәм иң өлкән парны, бер-берсенә иң нык охшаган парны сайлап алды, шулай ук икешәр тапкыр игезәкләр туган ике гаиләне билгеләп үтте.
Билгеле булганча, 2017 ел эчендә Чаллыда 98 пар игезәкләр туды.
 
 

Комментарийлар