Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда “граната атып” көч сынаштылар

“Йолдыз” хәрби-патриотик шәһәр программасы кысаларында Яр Чаллының “Гренада” паркында “Зур маневрлар” исемле хәрби-спорт уеннары оештырылды. Чара “Патриотлар наркотикларга каршы” девизы астында үткәре...

“Йолдыз” хәрби-патриотик шәһәр программасы кысаларында Яр Чаллының “Гренада” паркында “Зур маневрлар” исемле хәрби-спорт уеннары оештырылды.
ec592b52e3dc938eb86fda0eaa9ffec4_XL
Чара “Патриотлар наркотикларга каршы” девизы астында үткәрелде. Анда шәһәрнең урта белем бирү мәктәпләреннән, һөнәри уку йортларыннан, яшүсмер-яшьләр клубларыннан җыелма командалар катнашты.
Уенчылар строй белән йөрү, “Разведчиклар”, “Гранаталарны ыргыту”, “Сазлык”, “Полигон” каршылыклар полосасын үтү, тарихи һәм музыкаль бәйгеләрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, мәктәпләр арасында беренчелекне 58 нче мәктәп командасы, һөнәри белем бирү уку йортыннан “Каскад-1” хәрби-патриотик клубы, яшүсмер-яшьләр клублары җыелма командаларыннан “Камертон” патриотик яшьләр клубы иң яхшылары булып танылды. Барлык катнашучылар да татлы күчтәнәчләр һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә кыйммәтле призлар да бирелде. Чара “Подросток” яшүсмер–яшьләр клубы үзәге һәм Яр Чаллы башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән оештырылды.

Комментарийлар