Чаллыда гомумшәһәр шимбә өмәсе 22 октябрьдә була
1 октябрьдән Чаллыда әйләнә-тирәне чистару һәм яшелләндерү буенча икеайлык башлана.Аның барышында шәһәрне чүп-чардан арындыру, төзекләндерү күздә тотыла. Барлык эшләр...
1 октябрьдән Чаллыда әйләнә-тирәне чистару һәм яшелләндерү буенча икеайлык башлана.
Аның барышында шәһәрне чүп-чардан арындыру, төзекләндерү күздә тотыла. Барлык эшләр дә 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов билгеләп үткәнчә, айлык барышында Чаллыда шулай ук 50 мең агач һәм куак утырту күздә тотыла.
4 меңләп агачны һәм 18 меңләп куакны санитар кисү планлаштырыла. Моннан тыш 585 яңгыр суы коеларын чистартачаклар. Җир асты кичүләрен дә капиталь төзекләндерү көтә. Барлык балалар һәм спорт мәйданчыклары да тикшереләчәк, ватылган җиһазлар һәм карусельләр төзәтеләчәк. Шәһәр читендә урнашкан 15 бакча җәмгыятьләрендә дә җыештыру эшләре алып барылачак.

Комментарийлар