Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда эшләнгән хәрби автомобильләр – кинода (ВИДЕО-трейлер)

Мәскәүдә КАМАЗның махсус автомобильләр җитештерү заводында эшләнгән “Тайфун-63968” хәрби машиналары яңа фильмда төшерелә. Кино өчен алар махсус эшләнгән.Аларны режиссер Федор Бондарчук “Притяжение”(“Т...

Мәскәүдә КАМАЗның махсус автомобильләр җитештерү заводында эшләнгән “Тайфун-63968” хәрби машиналары яңа фильмда төшерелә. Кино өчен алар махсус эшләнгән.
59830441
Аларны режиссер Федор Бондарчук “Притяжение”(“Тарту”) дигән фильмында файдалана икән. Бу яңа кинофильм яшерен шартларда сер итеп төшерелә. Эчтәлеге буенча ул фантастик фильм һәм аны төшерү өчен 520 миллион сум акча тотыла. Анда Сергей Гармаш, Олег Меньшиков кебек танылган артистлар уйный. Хәрби техникаларны куллану сәбәпле барлык төшерү төркеменә һәм актерларга “Притяжение” турында мәгълүмат бирмәскә кушылып имзаларын алганнар.
Әлеге фильмны 2017 елның гыйнварында күрергә мөмкин булачак. Аны Мәскәүдән соң Чаллыда беренчеләрдән булып күрсәтәчәкләр.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=wqzGU-DRyUM[/embed]

Комментарийлар