Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда әйберләрен күпердә калдырып юкка чыккан кызны эзлиләр

21 яшьлек Лия Троицкая күпер култыксасы янында өске һәм  аяк киемен, документлары салынган сумкасын калдырып юкка чыккан. Фото: vestikamaza.ruГадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы...

21 яшьлек Лия Троицкая күпер култыксасы янында өске һәм  аяк киемен, документлары салынган сумкасын калдырып юкка чыккан.
ce091090583c63414be7a24e5e7dccee Фото: vestikamaza.ru
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кызны эзлиләр. Кыз 30 метр биеклектәге автомобиль күпереннән суга сикергән дип фаразлана.
Аның киемнәренә һәм документларына Түбән Кама ГЭСы сакчысы тап булган.
"Вести КАМАЗа" басмасы язуынча, кыз Чаллыда яшәгән, кияүдә түгел, балалары юк. Эшләгән урыны: "Дача" кафесында официант. Хәзерге вакытта кызны су астыннан водолазлар эзли. Күпер астындагы бу участокта су боз белән капланмаган.
 

Комментарийлар