Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары теркәлгән

Чаллыда сәнәгать предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә, шул исәптән дәвалау-профилактика оешмаларында коронавирус таралуның яңа һәм кабатлану очраклары теркәлгән. Бу хакта мэриядәге эшлекле дүшәмбе...



Чаллыда сәнәгать предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә, шул исәптән дәвалау-профилактика оешмаларында коронавирус таралуның яңа һәм кабатлану очраклары теркәлгән. Бу хакта мэриядәге эшлекле дүшәмбедә автошәһәрнең баш санитария табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.



bariev_31_03


Роспотребнадзорның җирле бүлеге башлыгы инфекция таралу күзәтелә торган объектларны, шул исәптән кабатлану очраклары таралган объектлар турында да әйтмәде.




Илгизәр Бариев сүзләренчә, узган атнада Чаллы предприятиеләренә өстәмә санитар чаралар уздыру турында 141 күрсәтмә бирелгән. Тикшерүләр 179 объектта, шул исәптән шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев кушуы буенча тикшерелгән төзелеш мәйданчыкларында да узды.




Чаллыда коронавирус белән авыруның барлыгы 560 очрагы теркәлгән, 253 кеше терелгән, 4 536 кеше медицина күзәтүеннән алынган.


Комментарийлар