Чаллыда Чәчәкләр фестивале үтте (ФОТОЛАР)
30 август, Татарстан Республикасы көнендә, Чаллыда шәһәр бәйрәме һәм утызынчы тапкыр Чәчәкләр фестивале үтте.Фестивальнең темасы быел “Семирамиданың үрелмәле бакчалары" дип аталды. Композицияләрне баш...
30 август, Татарстан Республикасы көнендә, Чаллыда шәһәр бәйрәме һәм утызынчы тапкыр Чәчәкләр фестивале үтте.

Фестивальнең темасы быел “Семирамиданың үрелмәле бакчалары" дип аталды. Композицияләрне башкарганда төп өстенлек вертикаль яшелләндерүгә бирелгән иде.

Мәйданга керү юлында чәчәкләрдән ясалган картиналар күргәзмәсе узды.

Шулар белән беррәттән чәчәкләр һәм үсентеләр сату күргәзмәсе һәм “Осталар шәһәре” кул эшләре ярминкәсе эшләде.

Килгән кунаклар һәм шәһәрдәшләр берсеннән-берсе матур композицияләр янында фотога төштеләр.
Фестивальнең кунагы профессиональ музыкант Габриель Гайденак булды. Ул үзе иҗат иткән әсәрләрен башкарды һәм махсус кыңгыраулардан үзенчәлекле тавышлар чыгаручы буларак, әлеге шөгыле турында сөйләде.
Шулай ук Эквадордан килгән этник төркем дә шактый халыкны үз янына җыйды. Шунысы кызганыч, бәйрәмдә күпме генә йөрсәк тә, үзебезнең татар җырлары яңгыравын ишетмәдек.

Фото: Ләйлә Харисова.

Комментарийлар