1 июньнән Чаллы шәһәрендә "Акварель-2016" чәчәкләр фестивале старт алды. Бу турыда Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова җиткерде.
Чаллыда Чәчәкләр бәйрәменең төп символы лотос булачак
1 июньнән Чаллы шәһәрендә "Акварель-2016" чәчәкләр фестивале старт алды. Бу турыда Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова җиткерде."Быел күргәзмәләр арасындагы бәйге яңа фо...
1 июньнән Чаллы шәһәрендә "Акварель-2016" чәчәкләр фестивале старт алды. Бу турыда Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова җиткерде.
![196221](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/06/196221-1024x749.jpg)
"Быел күргәзмәләр арасындагы бәйге яңа форматта - шәһәрнең парк һәм скверларында үтәчәк", - дип белдерде ул.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 1-15 июнь аралыгында кабул ителә. Күргәзмәләрне 15 июньнән 21 августка кадәр ясарга мөмкин.
2016 ел - Татарстанда Су саклау зоналары елы булу сәбәпле, бәйгедәге декоратив-чәчәк композицияләр темасы да "Су һәм бакчада чәчәкләр" дип атала. Фестивальнең символы итеп суүсемнәр патшасы булып саналучы Лотос билгеләнде.
Комментарийлар