Чаллыда бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алдылар
Чаллы шәһәренең Габдулла Тукай скверында бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан «Тукайга чәчәкләр!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте. Чаллылылар Габдулла Тукай һәйкәлен чәчәкләргә күмде, дип яза м...
Чаллы шәһәренең Габдулла Тукай скверында бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан «Тукайга чәчәкләр!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте. Чаллылылар Габдулла Тукай һәйкәлен чәчәкләргә күмде, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
Фото: http://nabchelny.ru
Бәйрәм тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм иҗат интеллигенция вәкилләре, язучылар, мәктәп укучылары, студентлар һәм килгән кунаклар чыгыш ясады.
Чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен концерт программасы оештырылды. Чараның тантаналы өлешен «Тәфтиләү» җыры белән Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин ачып җибәрде.
Чарада Чаллы татар драмтеатры артистлары, Чаллы язучылары һәм балалар башкаруында Габдулла Тукай шигырьләре һәм аның турында хәзерге заман әдипләре иҗат иткән әсәрләр яңгырады. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә җиңү яулаган иҗат әһелләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, «Әдәбият» – Ольга Кузмичева-Дробышевская; «Музыкаль һәм башкару сәнгате» – Рубис Зарипов; «Театр сәнгате» – «Яратылмый калган ярлар» спектакле өчен Яр Чаллы дәүләт татар драма театры; «Сынлы сәнгать» номинациясендә Сәгыйдә Сираҗиева җиңү яулады.
Шигърият бәйрәме барлык килгән халыкның «Туган тел» җырын башкаруы белән тәмамланды.

Комментарийлар