Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда бөек шагыйребез Габдулла Тукай хөрмәтенә чаралар уза

Картиналар галереясында Габдулла Тукай туган көне уңаеннан «Тукай моӊнары» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйруш...

Картиналар галереясында Габдулла Тукай туган көне уңаеннан «Тукай моӊнары» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
 
Әлеге чарада Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендә күп кенә республика һәм шәһәр бәйгеләре лауреаты булган «Яран гөл» ансамбле һәм 2 нче балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр чыгыш ясады.
Катнашучылар Габдулла Тукайның: «Туган тел», «Пар ат», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Су анасы», «Нәкъ Казан артында» һәм башка күп кенә әсәрләрен сөйләделәр. Кичә Алинә Хәйруллинаның «Тукайның тылсымлы дөньясы» дигән ком шоуы белән тәмамланды.
Тукайның иҗаты күп кенә рәссам, музыкант, шагыйрь һәм язучыларны искиткеч сәнгать әсәрләре тудырырга этәрә. Рәссамнар шагыйрьнең шигырь юлларын үз иҗатларында кабатлый.
Тукайга мөрәҗәгать иткән һәр рәссамның сәнгать әсәрендә шагыйрьнең ихлас уй-кичерешләре, үзенчәлекле күз карашы чагылыш тапкан. Бу эшләрнең һәрберсе милли рәсем сәнгатен баета.
Кичә кунаклары Дәүләт музее фондында сакланучы Габдулла Тукай иҗатына багышланган сәнгать әсәре белән танышты. Шулай ук Су анасы, Шүрәле кебек персонажлар белән фотога төшү мөмкинлеге алды.
 
http://nabchelny.ru

Комментарийлар