Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда узачак Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чаралары программасы

Чаллыда 9 май көнне узачак бәйрәм чаралары программасы.Фото: Гафиулла Газизов.09:00 - М.Җәлил исемендәге скверда чәчәкләр салу тантанасы.10:00 - "Ватан-Ана" мемориаль комплексында Бөек Ватан сугышында...

Чаллыда 9 май көнне узачак бәйрәм чаралары программасы.
img_0276
Фото: Гафиулла Газизов.

09:00 - М.Җәлил исемендәге скверда чәчәкләр салу тантанасы.
10:00 - "Ватан-Ана" мемориаль комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел булуга багышланган тантаналы парад.
11:00 - Комсомол районы, Г.Тукай яр буенда бәйрәм концерты, "Солдат боткасы" реконструкциясе, "Җиңү кайтавазы" дип аталган шәһәр фестивале, "Шул бөек елларга баш иик..." фотокүргәзмәсе оештырыла.
10:00-14:00 - Энтузиастлар бульварында "Җиңү һәр кешенең йөрәгендә" дип исемләнгән концерт программасы һәм "Солдат боткасы".
11:00 - Җиңү паркында "Оныклар да Җиңү шатлыгын кичерә" тантаналы чарасы уза. Мәктәпләр арасында оештырылган җыр һәм строй-смотр  җиңүчеләре парады һәм Ватан сугышында башын салган Батырлар мемориалына чәчәкләр салу.
12:00 - Җиңү паркында бәйрәм концерты.
11:00 и 17:00 - Шәһәрдәшләргә георгиев лентасы тарату буенча «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» эшләүче яшьләр акциясе.
12:00 - Җиңүнең 73 еллыгына багышланган кубокка мини-футбол, стритбол, волейбол, шахмат һәм шашка ярышлары.
14:00 - «Тыныч балачак» дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу программасы.
14:40 - «Җинү көне» бәйрәм концерты программасы.
17:00 "Хәтер" исемле эшләүче яшьләр иҗаты шәһәр фестивале.
Шулай ук  "Боровецкий" бульварында 15:00 сәгатьтә "Җиңү көне" Бөтенроссия флешмобы оештырыла.
15:00 "Азатлык" мәйданныннан "Яр буе" паркына кадәр "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясе йөреше.
"Яр буе" паркы мәйданында чаралар:
16:00 - "Җиңү салюты" театральләштерелгән тамашасы.
17:30-19:00 - Мәскәүнең Кызыл Мәйданында баручы "Җиңү Парады - 2018" не трансляцияләү.
19:00-21:00 - Бәйрәм концерты.
21:00 - Бәйрәм фейерверкы.
 
 
Чыганак: Чаллы мәдәният идарәсе.

Комментарийлар