Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда билбаулы көрәш һәм Гореш буенча дөнья чемпионаты узды

Чаллыда билбаулы көрәш һәм төрекмәннәрнең милли спорты Гореш төре буенча дөнья чемпионаты узды. Классик төрдә өч алтынны Татарстан көрәшчеләре яулады.  Фото: idel-tat.ruЧаллының Боз сараенда Гореш һәм...

Чаллыда билбаулы көрәш һәм төрекмәннәрнең милли спорты Гореш төре буенча дөнья чемпионаты узды. Классик төрдә өч алтынны Татарстан көрәшчеләре яулады. 
Renas-768x501 Фото: idel-tat.ru
Чаллының Боз сараенда Гореш һәм классик стиль осталары көрәште. Төрекмәннәрнең Гореш дип аталган көрәшендә татарстанлылар да медальләр алды. Бу төрдә Римма Садыйкова — икенче, ә Энҗе Юсупова өченче урыннарга лаек булды. Егетләрдән исә Алексеевск вәкиле Илнар Закиров — көмешне, ә Лаеш көрәшчесе Риназ Гарипов бронза медальне алуга иреште.
5405
Ә инде билбау көрәшендә Тукай районыннан Эмиль Җиһаншин, Менделеевскидан Ренас Кәлимуллин һәм Теләчедә килгән Россиянең Атказанган спорт остасы Раил Нургалиев дөнья чемпионнары булып танылды.
Биектаулы, Россиянең Атказанган спорт остасы, биш тапкыр дөнья чемпионы Илдар Аббасов өченче урында калды.  Казан егете Дамир Адиятуллин бишенче урында калды. Башкортстан егете Артур Зөлкәрнәев өченче урынны алды.

Комментарийлар