Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда беренче тапкыр пенсионерлар арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярышлары узды

 Чаллыда беренче тапкыр пенсионерлар арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярышлары узды. Фото:  "Татар-информ" МАӨлкән буын вәкилләре үзләренең лигаларын "Бакча КВНы" дип атады, чөнки пенсионерла...

 
Чаллыда беренче тапкыр пенсионерлар арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярышлары узды.
12-1 Фото:  "Татар-информ" МА
Өлкән буын вәкилләре үзләренең лигаларын "Бакча КВНы" дип атады, чөнки пенсионерлар арасында юмор сөючеләр төркеме барлыкка килүдә Замана бакчачысы мәктәбе әйдәүче булды.
Лигада әлегә ике  - "Чәчәкләр" һәм "Камка" ("Божья коровка") командалары. Икесендә дә катнашучылар - нигездә, хатын-кызлар. Яшь узган саен юмор үзенчәлеклерәк була барса да, үткенлеген югалтмый икәнлеге беренче уенда ук ачык чагылды, дип яза "Татар-информ" МА.
Пенсионерлар кичә барышында күпчелек бакча темасына шаярттылар. Нәтиҗәдә, беренче ярышта дуслык җиңде.
 

Комментарийлар