Чаллыда бер көн табиб-онкологларга бушлай күренү мөмкинлеге тудырылды
13 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең “Торговый квартал” сәүдә үзәгендә хатын-кызлар өчен “Яр Чаллы күкрәк рагына каршы” информацион проекты уздырылачак.Акция кысаларында Чаллы хатын-кызлары бушлай республи...
13 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең “Торговый квартал” сәүдә үзәгендә хатын-кызлар өчен “Яр Чаллы күкрәк рагына каршы” информацион проекты уздырылачак.
Акция кысаларында Чаллы хатын-кызлары бушлай республиканың иң яхшы табиб-онкологларыннан консультация узып, кирәк булганда, талон алып маммологик тикшеренү һәм УЗИ-тикшеренүләрен уза алачаклар. Табиблар көндезге сәгать 10:00 алып 16:00 кадәр кабул итәчәкләр. Акцияне Республика клиник онкология диспансеры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.

Комментарийлар