Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда белем алучы Төркмәнстан студентларын алга таба укудан мәхрүм итәргә мөмкиннәр

КФУның Чаллы институтында белем алучы 32 Төркмәнстан студенты алга таба анда укый алмаска мөмкин. Төркмәнстан банклары еллык уку өчен вуз счетына акча күчермәгән.«Еллык түләү 1800 доллар тәшкил итә, ...

КФУның Чаллы институтында белем алучы 32 Төркмәнстан студенты алга таба анда укый алмаска мөмкин. 
b33123550b551694ff3c3a2c75e14cc6
Төркмәнстан банклары еллык уку өчен вуз счетына акча күчермәгән.
«Еллык түләү 1800 доллар тәшкил итә,  - дип сөйли студентларның берсе. - Түләмәгән студентлар деканатта аңлатма язарга мәҗбүр булды һәм 1 майга кадәр акча күчерелә дип вәгъдә итте. Әгәр дә шул вакытка кадәр акча килеп җитмәсә, без алга таба әлеге уку йортында белем ала алмаячакбыз. Безнең әти-әниләр Төркмәнстан банклары аша вуз счетына акча күчерү буенча үз вазифаларын февральдә үк башкарды инде. Ләкин банклар ул акчаларны хәзергә кадәр вузга күчермәде».
 

Комментарийлар