Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда бәби тудыру процессын сурәтләгән күргәзмә ачылды

Яр Чаллыда перинаталь фотограф Диләрә Эстринаның күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Тантаналар сараенда урнашкан, 20дән артык эштән тора. Барлык рәсемнәрдә дә яңа туган сабыйларның дөньяга килү бәхетле миз...

Яр Чаллыда перинаталь фотограф Диләрә Эстринаның күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Тантаналар сараенда урнашкан, 20дән артык эштән тора. Барлык рәсемнәрдә дә яңа туган сабыйларның дөньяга килү бәхетле мизгелләре сурәтләнгән. Хәзер әлеге хезмәттән Кама балалар медицина үзәгендә бала табучы хатын-кызлар файдалана ала. Күргәзмә «Илкүләм проектлар: Татарстан - 2021» конкурсында Диләрә Эстринаның җиңүе нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Россия көне уңаеннан оештырылган тантаналы чара барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев дә эшләр белән танышты.
Диләрә мэрга фотога төшерү эшләре ничек барганын һәм булачак әтиләрнең дә бала табуда катнашуларын сөйләп үтте. Ул 2018 елдан бирле мондый юнәлештәге фотолар белән шөгыльләнә.  Күргәзмә июнь ае буе Чаллының Тантаналар сарае эш сәгатьләрендә эшләячәк.
чыганак: http://nabchelny.ru/news/47649

Комментарийлар