Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда “Автомобиль юллары предприятиесе” директоры тоткарланган

Чаллыда “Автомобиль юллары предприятиесе” директоры Фәрит Кыямов тоткарланган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.А...

Чаллыда “Автомобиль юллары предприятиесе” директоры Фәрит Кыямов тоткарланган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Аңа карата “Хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану” һәм “Акча түләп үз ягына аудару” маддәләре буенча ике җинаять эше кузгатылган.
“Татар-информ” агентлыгы чыганагы мәгълүматына караганда, тикшерүчеләргә кәгазьләр буенча юлның асфальт өслеген ремонтлауга сарыф ителгән акчаларның кая киткәнен ачыкларга туры киләчәк.
0_7fdd4_e3ff4a53_XL Фото: трансавтоцистерна.рф

Комментарийлар