Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда автобуста яңача түләү системасы кертелә

Чаллылыларга җәмәгать транспортында йөрү якынча 15 сумга төшәргә мөмкин. Тиздән Чаллыда зур автобусларда яңа түләү системасы кертеләчәк. "Электротранспорт" муниципаль унитар оешмасы электрон юл билетл...

Чаллылыларга җәмәгать транспортында йөрү якынча 15 сумга төшәргә мөмкин. 
Тиздән Чаллыда зур автобусларда яңа түләү системасы кертеләчәк. "Электротранспорт" муниципаль унитар оешмасы электрон юл билетлары әзерли. Шунысы бар, аларны зур кызыл автобусларда гына кулланып булачак, дип яза http://tvchelny.ru
Яңа система февраль айларында эшли башлар дип көтелә. Айлык электрон юл билетларының бәясе мең сум тирәсе булачак. Хәзер кайбер чаллылылар үзләренә файдасы булу сәбәпле, электрон транспорт карталарына күчте.
Бу карталар ярдәмендә пассажирлар автобуста терминал аша 22 сум урынына 20 сум түләп йөри. Ә яңа электрон билетлар тагын да арзангарак төшәчәк. Алар белән күпме телисең, шулхәтле йөреп булачак. Мәсәлән, 900 сумлык билет белән 60 тапкыр  файдаланган очракта, автобуста бер бару 15 сумга төшә.
 

Комментарийлар