Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "акыллы" тукталышлар барлыкка килергә мөмкин

Шәһәр мэры Наил Мәһдиевка интеллектуаль тукталышның үрнәге тәкъдим ителде. Фото: http://nabchelny.ru“45 нче комплекс” тукталышына әлеге павильонны Уфаның «Солнечный круг» компаниясе урнаштырды. Аны к...

Шәһәр мэры Наил Мәһдиевка интеллектуаль тукталышның үрнәге тәкъдим ителде.
ostanovka_3 Фото: http://nabchelny.ru
“45 нче комплекс” тукталышына әлеге павильонны Уфаның «Солнечный круг» компаниясе урнаштырды. Аны кичә алты сәгать эчендә көйләп куйдылар, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
Компания җитәкчесе Андрей Сидоркин әйтүенчә, павильонда «DOM.RU» компаниясе тарафыннан кушылган бушлай Wi-Fi интернет зонасы бар. Аңа шәхси кабинет яки ЕСИА системасы аша тоташырга була. Шулай ук биредә кәрәзле телефоннар өчен ике USB-зарядка җыю җайланмалары һәм автобус көтү өчен утыргыч куелган. Кич белән тукталыш махсус көйләнгән яктырткыч ярдәмендә яктыртылачак.
«Бездә моңа кадәр булганы белән, без хәзер күргәне, бу – җир белән күк арасы. Безнең тукталышлар яхшы, әлбәттә, тик болары үзенә җәлеп итеп тора һәм заман таләпләренә туры килә”, – дип искәртте мэр.
Халык куркынычсызлыгы һәм объектны саклау мәсьәләсе турында да сүз булды. Оештыручылар белдерүенчә, тукталышка ике видеокүзәтү камерасы куелган – тыштан һәм эчке яктан. Алар “Куркынычсыз шәһәр” системасына да тоташтырылган. Әлеге мөмкинлекләр җитәкчелеккә күрсәтелде.
Шәһәр башлыгы мондый тукталышларны урнаштыру урыннары буенча план эшләргә кушты. Аларны урнаштыруны ул Тынычлык проспектыннан башларга тәкъдим итте.

Комментарийлар