Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда аквапаркны кайда төзиячәкләр?

Чаллының ике эшмәкәре аквапарк төзелешен инвестицияләргә җыена.Әмма алар бу объектны икесе ике урында төзергә тәкъдим итә. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин белдерде.«Эшмәкәрләрнең бе...

Чаллының ике эшмәкәре аквапарк төзелешен инвестицияләргә җыена.
Әмма алар бу объектны икесе ике урында төзергә тәкъдим итә. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин белдерде.
«Эшмәкәрләрнең берсе - шәһәр яр буе районындагы урынны  (Хәсән Туфан проспекты каршында), икенчесе Чулман проспектында, элек Спорт сарае урнашкан урынны күздә тота. Без бу территорияләрне хуплыйбыз», — дип хәбәр итте Абдуллин.
Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, шәһәр администрациясе дәүләт-шәхси партнерлык  шартларында аквапарк төзергә әзер. Иң мөһиме, инвестициянең барлык суммасы кулда булу зарур, ди Абдуллин.
 
Фото: vip.karelia.pro
 

Комментарийлар