Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда 80 яшьлек ир яңа гаилә корган

Чаллыда, гомумән алганда, кияү һәм кәләшләрнең яше зурая бара.Шәһәрдә 2017 елда 3790 яңа гаилә туган. Кияү һәм кәләшләрнең күпчелеге 24-35 яшьләр тирәсендә. Узган елны әлеге яшь аралыгындагы кияүләр 5...

Чаллыда, гомумән алганда, кияү һәм кәләшләрнең яше зурая бара.
Шәһәрдә 2017 елда 3790 яңа гаилә туган. Кияү һәм кәләшләрнең күпчелеге 24-35 яшьләр тирәсендә. Узган елны әлеге яшь аралыгындагы кияүләр 57%ны, ә кәләшләр 46%ны тәшкил иткән. Бу хакта мэриядәге утырыш барышында Чаллы ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, узган елда иң өлкән кияүгә 80 яшь булган. Ә иң өлкән кәләш - 76 яшьлек ханым. Чит ил гражданнары белән гаилә коручылар гомуми санның  3% ын (114) тәшкил иткән. Гаилә теркәү тантаналарының иң күбесе июль аена туры килгән, 668 яңа гаилә туган. Ә иң азы һәр елдагыча май аенда - 110 пар.
Яшьләр арасында тантаналарны төрле темага багышлап үткәрү модага керде. Мәсәлән, узган елны бер пар әкият геройлары Аладдин һәм Жасмин булып киенеп өйләнеште. Икенче туйда исә кунакларның берсе бал корты булып киенгән иде: әлеге видеоны интернетта 500 меңнән артык кеше караган.
Аерылышучылар саны 2%ка кимеде.
 

Комментарийлар