Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда 1 августта тагын бер яңа мәктәпне куллануга тапшыралар

Чаллының Мәләкәс аръягы микрорайонында төзелеп килүче яңа мәктәпне 1 августта куллануга тапшыралар. Фото: http://chelny-izvest.ruМәктәптә 1 нче сыйныфлар саны 11 булачак!Төзүчеләр бинаны бик зур тизле...

Чаллының Мәләкәс аръягы микрорайонында төзелеп килүче яңа мәктәпне 1 августта куллануга тапшыралар.
img_5b168e3036d54_prevyu Фото: http://chelny-izvest.ru
Мәктәптә 1 нче сыйныфлар саны 11 булачак!
Төзүчеләр бинаны бик зур тизлек белән эшли. Июнь башына эшләрнең 70 проценты үтәлгән. "Евростиль" оешмасы соңгы өч елда шундый өченче мәктәпне төзи.
 
"Евростиль" компаниясе мәктәпне 36 нчы микрорайондагы шикелле үк матур, балаларны да, әти-әниләрне дә үзенә тартып торган итеп ясап тапшырыр дип уйлыйм", - ди Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Шулай ук Чаллы башлыгы Мәләкәс аръягында башка объектлар төзү кирәклеген дә ассызыклады. "Яңа микрорайонны төзекләндерергә, матурларга кирәк. Мәсәлән, спорт-сәламәтләндерү комплексы төзергә. Алдагы елларда без әлеге проектны да карарбыз", - дип белдерде ул.
Өч катлы мәктәп бинасы әзер дияргә була, хәзерге вакытта тышкы һәм эчке яктан бизәү эшләре бара.
img_5b168e889aaa3_direktor2
39 нчы номерлы яңа мәктәпне 39 яшьлек Азат Галиев җитәкләячәк. Аның сөйләвенчә, яңа мәктәптә 26 башлангыч сыйныф булачак, шуларның 11 е - 1 нче сыйныфлар. Быелгы уку елында мәктәпкә 7 нче сыйныфка кадәр генә укучыларны җыячаклар. Нәтиҗәдә, 2-4 нче сыйныф укучыларын ЗЯб бистәсендәге мәктәпләргә автобус белән илтәсе булмаячак. Укытучылар коллективы да яртылаш формалашкан. Аларның 99 проценты шушы ук микрорайонда яши.
«Мәктәп физика-математика, инженерлык юнәлешендә эшләячәк. Без сораштыру уздырганнан соң, ата-аналарның күбесе балаларының робототехника белән шөгыльләнүен тели дигән фикергә килдек", - дип аңлатты директор.
1 сентябрьдә әлеге бинада беренче кыңгырау чыңлаячак. Мәктәп төзү буенча чиратта - 65 нче микрорайон. Җир участогы әзер. Шундый ук 1224 укучыга исәпләнгән проект булачак. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.
 
 
Чыганак: http://chelny-izvest.ru/

Комментарийлар