Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы ЮХИДИ башлыгы балаларны яктылык кайтаручы жилетлар кияргә мәҗбүр итү турында тәкъдим белән чыкты

Чаллы ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков яктылык кайтаручы жилетларны балаларга кидерүне мәҗбүри итәргә дип тәкъдим итте, дип яза «Бизнес Online». Ул моны балалар катнашында булган юл һәлакәтләре белән бәйлә...

Чаллы ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков яктылык кайтаручы жилетларны балаларга кидерүне мәҗбүри итәргә дип тәкъдим итте, дип яза «Бизнес Online». Ул моны балалар катнашында булган юл һәлакәтләре белән бәйләде.
Кадиков мәгълүматлары буенча, Чаллыда гыйнвар аеннан юл һәлакәтендә 73 бала зыян күргән, җәй айларында гына да 40 бала юлда төрле яралар алган. Күбрәк җәяүлеләр зыян күрә, бөтенесенең дә диярлек киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлары булмый. ЮХИДИ башлыгы халыкара гамәлне күзалдында тота - аның сүзләренчә, чит илләрдә барлык балалар да урта яшькә җиткәнче яктылык кайтаручы тамгалар куелган жилетлар кием йөри, һәм бу юлда килеп чыгучы һәлакәтләр статистикасына уңай йогынты ясый.
Чаллы мэры әлеге инициативаны күтәреп алды, аның карар буларак рәсмиләштерелүен көтмичә, инспекторлар һәм ата-аналар белән эш башларга тәкъдим итте.
 
Фото: texindustry.ru
 

Комментарийлар