Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы Язучылар оешмасы юбилее үтте

Моннан нәкъ 40 ел элек 28 февраль көнне гөрләп үсеп килүче Чаллы каласында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе оештырыла. Шушы еллар эчендә ул ныклап яшәп, үз кочагында менә дигән шагыйрьләр...

Моннан нәкъ 40 ел элек 28 февраль көнне гөрләп үсеп килүче Чаллы каласында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе оештырыла. Шушы еллар эчендә ул ныклап яшәп, үз кочагында менә дигән шагыйрьләр, язучылар тәрбияләп үстереп көчле оешмага әверелә. Язучыларның Чаллы бүлеген төрле елларда танылган язучылар – Разил Вәлиев, Хәниф Хөснуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Ямаш Игәнәй, Рахмай Хисмәтуллин, Вахит Имамов, Факил Сафин җитәкли.
Аның сафларында каләм чарлаган, әдәбият үрләрен яулаган язучылар, шагыйрьләр арасында бүген укучылар яратып укырлык әсәрләр иҗат итүче Рәшит Бәшәр, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Вахит Имамов, Айрат Суфиянов, Айгөл Әхмәтгалиева, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова һәм башкалар бар.
Кичә, 28 февраль көнне Язучылар берлеге үзенең 40 еллык бәйрәмен зурлап уздырды. Шушы хөрмәттән Татарстан Язучылар оешмасыннан килгән кунаклар иң элек Чаллы шәһәре мәктәпләрендә, үзәк китапханәдә укучылар, китап сөючеләр белән очрашулар уздырды. Соңыннан шәһәрнең 41 нче гомумбелем бирү мәктәбенең зур залында каләмдәшләрен котларга килделәр. Казан кунаклары арасында танылган әдипләр – Данил Салихов, Разил Вәлиев, Тәлгать Галиуллин, Рабит Батулла, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Газинур Моратов, Ләбиб Лерон, галимнәр Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов һәм башкалар бар иде.
Бу олы, мәртәбәле бәйрәм тагын бер зур чара белән күпләрнең күңелләрен кузгатты. Шәһәрдә чыгып килүче “Мәйдан” журналында 2019 елда басылып чыккан иң яхшы әсәрләргә һәм журналның үсешенә, яшәешенә зур өлеш керткән шәхесләргә шагыйрь Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия бирелде. Бу олы бүләккә шагыйрь Айрат Суфиянов, Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы Закир Әкбәров (“Еллар һәм юллар” романы), полиграфия мастеры, “Мәйдан” журналының бизәүче техник редакторы Илшат Фәррахов, “Чаллы Икмәге” компаниясенең генераль директоры Рафаэль Юнысов ия булдылар.
 
Фотолар: https://vk.com/kult_chelny, Резеда Гасимова.

[gallery ids="47085,47078,47063,47110,47109,47108,47107,47106,47105,47104,47103,47102,47101,47100,47099,47098,47097,47096,47095,47094,47093,47092,47091,47090,47089,47088,47087,47086,47084,47083,47082,47081,47077,47074,47073,47070,47069,47068,47067,47066,47065,47064,47061,47059"]

Комментарийлар