Чаллы хатын-кызлары Президент белән очрашуга китә
Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март уңаеннан, Чаллыдан иң лаеклы 25 хатын-кыз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бара.Әлеге тантана Салих...
Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март уңаеннан, Чаллыдан иң лаеклы 25 хатын-кыз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бара.
![gospodderzhka](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/03/gospodderzhka.jpg)
Әлеге тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтәчәк. Чаллы делегациясе составында шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүче вәкилләр: педагоглар, табиблар, завод эшчеләре, төзүчеләр, эшмәкәрләр, шулай ук “Ел хатын-кызы” шәһәр бәйгесендә финалга чыккан хатын-кызлар. Бәйрәм программасы, гадәттәгечә, республикакүләм бәйгеләрдә җиңгән гүзәлләрне котлап, хөкүмәт бүләкләре тапшырудан башлана. Аннан соң театр һәм эстрада артистлары катнашында зур концерт була. Әлбәттә, Президент белән очрашудан һәр хатын-кыз истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме белән кайтачак. Исегезгә төшерәбез, узган елгы “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республикакүләм бәйгесендә Чаллының 4нче музыка мәктәбе директоры, “Мизгел” җыр театры сәнгать җитәкчесе Нәфисә Әхмәтшина бөтен Татарстанга танылган иде. Талантлы музыка белгече “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият көзгесе” номинациясендә җиңү яулады. Быелгы бәйгедә дә Чаллы гүзәлләре сынатмас, дигән теләктә калабыз.

Комментарийлар