Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы хастаханәсендә «пневмония» диагнозы белән алты пациент дәвалана

Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсендә «пневмония» диагнозы белән алты пациент дәвалана. Бу хакта Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Никола...



Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсендә «пневмония» диагнозы белән алты пациент дәвалана. Бу хакта Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.






Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев сөйләвенчә, өч авыру – Чаллыдан, икесе – Тукай районыннан һәм берсе – Әлмәттән. Аларның иң яшенә 33, иң өлкәненә 94 яшь.




Николаев дүрт пациентның хәле уртача авырлыкта, икесенең хәле авыррак, диде. Соңгы икесенең хәле бер үк вакытта башка авырулары булу белән аңлатыла. Хәзер алар белән даими рәвештә 12 -15 медицина хезмәткәре эшли. Персонал хастаханәдән читкә китми һәм биредә тәүлек буе эшли. Бу исә куркынычсызлык чараларын үтәү белән аңлатыла.


 
Фото: Набчелны.ру

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар