Чаллы мәктәп укучылары Көньяк Кореяга робот техникасы буенча халыкара ярышларда катнашты.
Чаллы укучылары Көньяк Кореяда робот техникасы буенча халыкара ярышларда медальләр яуладылар
Чаллы мәктәп укучылары Көньяк Кореяга робот техникасы буенча халыкара ярышларда катнашты.Бу чарада Кытай, Малайзия, Индонезия, Израиль, Палестина, Россия, Тайланд һәм...
Чаллы мәктәп укучылары Көньяк Кореяга робот техникасы буенча халыкара ярышларда катнашты.
Бу чарада Кытай, Малайзия, Индонезия, Израиль, Палестина, Россия, Тайланд һәм Австралиядән барлыгы 700 дән артык бала катнашкан. Анда чаллылылар да бик уңышлы чыгыш ясаган. Илдан Дәүләтшин, Асман Төхвәтуллин һәм Дамир Сабиров команда белән ясаган проектлар буенча алтын медаль яулаганнар.
Алар Дэджонда йөк машиналары өчен автоматлаштырылган техник хезмәт күрсәтү станциясе проектын якладылар. Оештыручылар яшь талантларның шундый әһәмиятле хезмәтен карап гаҗәпләнгәннәр һәм проектның дизайны өчен дә көмеш медаль биргәннәр. “Робосумо” буенча ярышларда да шәхси зачетта Асман Төхвәтуллин көмеш медаль белән бүләкләнгән, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте сайты.
Комментарийлар