Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы түрәсен дәүләт ышанычын югалткан өчен эшеннән алдылар

Чаллыда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарын дәүләт ышанычын югалткан өчен эшеннән алдылар. Татарстан Прокуратурасы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, шәһәр прокуратурасы узган елның октябрендә ма...

Чаллыда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарын дәүләт ышанычын югалткан өчен эшеннән алдылар.


 102424664-96393390.1910x1000


Татарстан Прокуратурасы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, шәһәр прокуратурасы узган елның октябрендә матбугатта чыккан хәбәрләр буенча тикшерү уздырып, Чаллының Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Денис Щерба чит ил инвесторына төзелеш өчен рөхсәт кәгазьләре биргәндә коррупциягә каршы законнарны бозганлыгын ачыклый. Прокуратура Башкарма комитеттан гаепле түрәне дәүләт ышанычын югалту сәбәбе белән эшеннән азат итүне таләп итә. Әмма хакимияттән Борис Щерба үз теләге белән гариза язып китә. Прокуратура моның белән килешмичә, суд аша аны дәүләт ышанычын югалткан өчен боерыгы белән эшеннән алырга мәҗбүр итте.



http://intertat.ru/tt

Комментарийлар