Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы туган көнен бәйрәм итәргә әзерләнә

Шәһәр көне уңаеннан Тарихи-туган якны өйрәнү музее “Туган көнең белән, Чаллы!” шәһәр мәдәни фестивален уздыра, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.Шул уңайдан чаллылыларны 17 август көнне 16:00 сәгатьтә...

Шәһәр көне уңаеннан Тарихи-туган якны өйрәнү музее “Туган көнең белән, Чаллы!” шәһәр мәдәни фестивален уздыра, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
Шул уңайдан чаллылыларны 17 август көнне 16:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге яр буена, амфитеатр территориясенә чакыра. Фестиваль кысаларында шәһәрдәшләребез һәм Чаллы кунаклары КАМАЗ музее фондының “Камадагы шәһәр” дип исемләнгән эксклюзив фотокүргәзмәсе белән таныша, “Мин бу шәһәрне беләм!” квест-уенында һәм “Леруа Мерлен” оештырган мастер-классларда катнаша алачаклар.
Бәйрәм сәхнәсендә Underground Rock School рок мәктәбе вәкилләре чыгыш ясаячак. Моннан тыш, "Европа Плюс" радиостанциясеннән күңел ачу программасы көтелә. Фестиваль кунаклары өчен чараның партнерларыннан да конкурслар оештырылачак. "Чаллы ТВ" редакциясе коллективы “Үз шәһәреңне котла” видеопроектын әзерли. Шәһәрне яратуга багышланган видеороликларны “Чаллы-ТВ” һәм “Пятница Челны” телеканалларында 20 августтан күрергә мөмкин булачак.
afisha_kultury1

Комментарийлар