Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы телевидениесендә яңа җитәкче

Татарстанның “Чаллы-ТВ” телекомпаниясен “Челнинские известия” газетасы баш мөхәррире Зөлфия Солтанова җитәкләячәк. Бүген Казанда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында аның белән килешү төзелде, шу...

Татарстанның “Чаллы-ТВ” телекомпаниясен “Челнинские известия” газетасы баш мөхәррире Зөлфия Солтанова җитәкләячәк.
6920
Бүген Казанда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында аның белән килешү төзелде, шулай ук Зөлфия Солтанова газета белән дә җитәкчелек итәчәк. Ике редакция базасында якын киләчәктә мультимедиале редакция пәйда булачак. Бу хакта “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ”га сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Мамадыш районының мондый уңай тәҗрибәсе бар, Түбән Кама, Зәй һәм Биектауда да берләштерүләр уңай нәтиҗә күрсәтә.
2017 елдан “Чаллы-ТВ” “Татарстан 24” телеканалының хезмәттәше булачак, “Пятница” телеканалы белән хезмәттәшлеген дә саклаячак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Комментарийлар