Реклама
Чаллы татар драма театры яңа бинага 2018 елның ахырында күчәчәк
Чаллының элеккеге "Колизей" күңел ачу бинасы бер ай элек муниципаль милеккә күчте. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. - Безнең алда 2018 елның...
Чаллының элеккеге "Колизей" күңел ачу бинасы бер ай элек муниципаль милеккә күчте. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
- Безнең алда 2018 елның азагына кадәр бинаны реконструкцияләү бурычы тора, анда татар драма театры күченәчәк, - диде мэр.
Реконструкция ясар өчен республика бюджетыннан 600 млн сум акча тотарга планлаштырыла. "Колизей"га тоташкан паркны да рәткә китерәчәкләр.
Комментарийлар