Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы татар дәүләт драма театры Татарстанның иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылды

2017 елның эш нәтиҗәләре буенча Чаллы татар дәүләт драма театры Татарстан республикасының иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылды, дип яза театрның матбугат хезмәте. 500 мең сум күләмендәге гра...

2017 елның эш нәтиҗәләре буенча Чаллы татар дәүләт драма театры Татарстан республикасының иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылды, дип яза театрның матбугат хезмәте.
 
500 мең сум күләмендәге грант мәдәният Министрлыгында тапшырылды.
Татарстан мәдәният Министрлыгында дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм җиңүчеләрне билгеләү тантанасы узды. Нәтиҗәләр сәнгать, мәдәният һәм кинематография учреждениеләренең 2017 елдагы эшчәнлегенә карап чыгарылды. Җиңүчеләр арасында Чаллы татар дәүләт драма театры да бар. Ул "Иң яхшы мәдәният учреждениесе" грантына лаек дип табылды. Театр директоры Рашат Фәйзрахмановка 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу акчага театр яңа спектакль чыгарачак.

Комментарийлар