Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы табиблары Елена Малышева тапшыруында булдылар

13 майда Беренче каналда баручы Елена Малышева тапшыруында Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары чыгышын күрсәтәчәкләр. Бу хакта медицина оешмасының сайтында басылып чыкты. Фот...

13 майда Беренче каналда баручы Елена Малышева тапшыруында Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары чыгышын күрсәтәчәкләр. Бу хакта медицина оешмасының сайтында басылып чыкты.
nnmpznulnlpwarnb4yhe-1060x600 Фото: https://vk.com/id125838441
Табиблар Малышевага 16 яшьлек пациент кызга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә мультидисциплинар алым куллану  турында сөйләделәр. Кыз 27 метр биеклектән егылып төшеп, 24 җирдән сыну-имгәнүләр, төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.
- Бу - уникаль очрак: мондый егылудан соң исән калырга мөмкин дә түгел, - дип белдерделәр Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә.
Шулай да табиблар кызны коткарганнар. Ул ике елдан соң кияүгә чыккан. Хәзерге вакытта әлеге гаилә бала тәрбияли.
nbm4blyy5f6dfb1askl6

Комментарийлар