Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы табиблары – Беренче каналда [+ВИДЕО]

Чаллы шәһәренең Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе үткән елны халыкара сертификатка ия булган иде. Хәзер анда дөньякүләм стандартлар буенча эшлиләр.Беренче каналда тапшыру алып баручы Елена Малышева Чал...

Чаллы шәһәренең Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе үткән елны халыкара сертификатка ия булган иде. Хәзер анда дөньякүләм стандартлар буенча эшлиләр.
FWzxHhePScM
Беренче каналда тапшыру алып баручы Елена Малышева Чаллы табиблары белән кызыксынган. Шулай итеп, Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре "Жить здорово" тапшыруында катнашачак. Россия каналы төшерүчеләре Чаллыда булып китте инде.
Бу тапшыруда безнең табиблар йөрәк-кан тамырлары үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырачак. Ул инде 2010 елдан бирле эшли. Бу үзәктә белгечләр инсультның иң авыр очракларын да дәвалауга ирешәләр.
Хастаханәнең баш табиб урынбасары Резеда Кәримова әйтүенчә, тапшыруга төшерүләр вакытында реабилитация программасы һәм югары технологияле оператив катнашулар белән дәвалау ничек барганлыгы күрсәтелгән.
 
"Чаллыда иң югары күрсәткечләр белән медицина ярдәме күрсәтелә торган, дөньякүләм стандартлар белән эшләүче клиника булдырылды. Һәм, әлбәттә инде, без JCI халыкара комиссиясе белән сертификацияләнгән бердәнбер клиника буларак та танылдык", – ди Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәмәдиев.
Хәзерге көндә JCI медицинада халыкара сертификацияләү системасының иң объектив һәм престижлыларыннан санала.
Ә инде Чаллы табиблары катнашында "Жить здорово" тапшыруының трансляциясе февраль аеның урталарында булыр дип планлаштырыла.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=UTJ1r72yFHg[/embed]
Чыганак http://tvchelny.ru

Комментарийлар