Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы студентлары поездларда эшләячәк

Чаллы студентларын җәй айларында Россия тимер юлларында эшләргә әзерлиләр."Нур" яшьләр үзәге базасында "ерак араларга йөрүче пассажир вагоны озатучысы" һөнәре буенча укулар үтте."Хәзерге вакытта әлеге...

Чаллы студентларын җәй айларында Россия тимер юлларында эшләргә әзерлиләр.
"Нур" яшьләр үзәге базасында "ерак араларга йөрүче пассажир вагоны озатучысы" һөнәре буенча укулар үтте.
"Хәзерге вакытта әлеге юнәлеш студент яшьләр арасында бик популярлашты. Эш белән бергә аларга Россиянең төрле өлкәләрен, барлык матурлыгын күрергә мөмкинлек туа, шул ук вакытта яхшы гына хезмәт хакы да алалар.  Поезд проводникларының студент отрядларына Екатеринбург, Волгоград, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новороссийск һәм Адлер шәһәрләрендә эшләргә мөмкинлек бар. Уртача хезмәт хакы - аена 27000 сум", - дип белдерделәр шәһәрнең студент отрядлары штабында.
Тулырак мәгълүматны 92-25-02 телефоны аша белешергә була, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.
 
 

Комментарийлар