Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы студентлары арасында Татарстан тарихын иң яхшы белүчеләрне ачыкладылар

Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә шәһәркүләм татар телендә интеллектуаль уен оештырылды. Ул ТАССР оешуга 100 ел булуга багышланган иде.Уенның максаты - татар телен популярлаштыру һәм яшьләр арасын...

Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә шәһәркүләм татар телендә интеллектуаль уен оештырылды. Ул ТАССР оешуга 100 ел булуга багышланган иде.
5835549f91507
Уенның максаты - татар телен популярлаштыру һәм яшьләр арасында акыл ягыннан сәләтлеләрне ачыклау, шулай ук шәһәрдә яшәүче татар яшьләрен милли үзенчәлекләребезне, мәдәниятебез һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау эшенә тарту.
Әлеге уенны Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм "Нур" яшьләр үзәге белән берлектә "Мизгел" милли мәдәният клубы оештырды.
Уенда барлыгы 10 команда катнашты. Алар Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре уку йортларыннан килгән. Ике бүлектән торган уенда барлыгы 25 сорау бирелде.  Катнашучылар татар телендә әлеге сорауларга җавап бирделәр.
Нәтиҗәләр буенча беренче урынны КФУның Чаллыдагы институтыннан "Йолдызлык" командасы яулады.
Икенче урында Чаллы педагогия көллиятенең «Яшьлек» командасы булса, өченче урынны КФУның Чаллыдагы институтыннан "Чия" командасы алды.
5835549d4eef5
Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде, беренче урынны яулаган команда "Бүлмәдән чыгу" ("Выйти из комнаты") проектында квест үтү өчен сертификатка ия булдылар. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Интеллектуаль уен Татарстан Республикасы Президентының "2016-2018 елларда Чаллы шәһәрендә муниципаль милли сәясәт программасын тормышка ашыру", "Татарстан Республикасында милли сәясәт концепциясе турындагы" Указы кысаларында узды.
5835549b67caf

Комментарийлар