Чаллы спортчылары көрәш буенча Россия беренчелегендә алтын һәм бронза медальләр яулады
Чаллы көрәшчеләре Казанда көрәш буенча Россия беренчелегендә алтын һәм бронза медальләр яулады. Бу хакта Чаллы башкарма комитетының физкультура һәм спорт идарәсе хәбәр итә.Казанда 15-16 яшьлек һәм 17-...
Чаллы көрәшчеләре Казанда көрәш буенча Россия беренчелегендә алтын һәм бронза медальләр яулады. Бу хакта Чаллы башкарма комитетының физкультура һәм спорт идарәсе хәбәр итә.

Казанда 15-16 яшьлек һәм 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелегенә илнең 19 төбәгеннән 200гә якын спортчы катнашырга теләк белдергән.
Ярышларда шулай ук Чаллыдан «Витязь» спорт мәктәбе укучылары да катнашкан. Аларның чыгышлары уңышлы булган. Шулай итеп, 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Вадим Васильев беренче урын, ә Булат Дәүләтбаев 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын алган.

Комментарийлар