Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы шәһәренең 12 нче мәктәбендә шагыйрә Лилия Фәттахова белән очрашу узды

Чаллы шәһәренең 12 нче мәктәбендә шагыйрә, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова белән очрашу узды. 2-6 сыйныф укучылары шагыйрәнең иҗаты, журналист буларак эшчәнлеге белән танышты. Очрашу...

Чаллы шәһәренең 12 нче мәктәбендә шагыйрә, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова белән очрашу узды. 2-6 сыйныф укучылары шагыйрәнең иҗаты, журналист буларак эшчәнлеге белән танышты. Очрашу интерактив форматта үтте: чараны алып баручы М. Җәлил исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, язучы Роза Хәмидуллина һәм укучылар кызыксындырган сорауларын яудырды.
Кайчан шигырьләр яза башладыгыз? Шигырь озак языламы? Кайсы вакытта язасыз? Язучы булыр өчен нишләргә кирәк? Иң яраткан шигырегез бармы? Сезне шагыйрь буларак кайчан күреп алдылар? – укучылар әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавап алды.
Л. Фәттахова балаларны үзе эшләп киткән «Көмеш кыңгырау» газетасы белән таныштырды, шигырьләр укыды. Андагы сәхифәләр һәм алар яза алган темаларга тукталды, киләчәктә 12 нче мәктәп укучыларын да әлеге газета битләрендә күрергә теләвен әйтте. Шулай ук «Мәйданчык» дигән кызыклы кушымтаны укырга чакырды.
 

Фото: Гөлнар Караева

Комментарийлар