Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы шәһәрендә грипп һәм ОРВИ буенча карантин игълан ителде

Чаллы шәһәрендә 19 марттан грипп һәм кискен тын юлы авырулары буенча карантин игълан ителде. Бу хактагы карарны автошәһәрнең баш табибы Илгизәр Бариев имзалаган.Шәһәрдә грипп йоктыруның 8 очрагы расла...

Чаллы шәһәрендә 19 марттан грипп һәм кискен тын юлы авырулары буенча карантин игълан ителде. Бу хактагы карарны автошәһәрнең баш табибы Илгизәр Бариев имзалаган.
Шәһәрдә грипп йоктыруның 8 очрагы расланган, диелгән документта. Кискен респиратор инфекцияләр белән авыруның эпидемия чиге 30,7 процентка арткан. Халык арасында авыручылар саны арта.
Шул сәбәпле, шәһәрнең баш табибы карантин игълан иткән. Грипп һәм ОРЗ таралуны кисәтү буенча комплекслы планны гамәлгә ашыру карала.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар