Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы шәһәрендә Чәк-чәк бәйрәме узачак

20 декабрьдә Чаллы шәһәренең “Нур” Яшьләр үзәгендә “Чәк-чәк” бәйрәме үткәреләчәге хакында хәбәр итә Татар-информ МА.Бу бәйрәм кысаларында “Уңган килен” бәйгесе дә үткәреләчәк. Анда 16-25 яшьлек кызлар...

20 декабрьдә Чаллы шәһәренең “Нур” Яшьләр үзәгендә “Чәк-чәк” бәйрәме үткәреләчәге хакында хәбәр итә Татар-информ МА.
pirog-chak-chak-e1439570751916
Бу бәйрәм кысаларында “Уңган килен” бәйгесе дә үткәреләчәк. Анда 16-25 яшьлек кызлар катнаша ала. “Уңган килен” бәйгесендә катнашырга теләүче кызлар әле гаризаларын “Мизгел” Милли мәдәният клубына 16 декабрьгә кадәр тапшырырга тиеш.
Шулай ук чарада милли уеннар оештырыла, татар милли ризыгы – чәк-чәктән авыз итү мөмкинлеге булдырыла.
Бәйрәм “Нур” үзәге һәм шәһәрнең Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәме белән оештырыла.

Комментарийлар